Минзәләдә хокук бозуларны булдырмау буенча комиссия утырышы узды.

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Минзәләдә хокук бозуларны булдырмау буенча комиссия утырышы узды

Көн тәртибенә Минзәлә районында яшьләр арасында хокук бозуларны булдырмауга кагылышлы мәсьәләләр куелган иде.

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр игътибар үзәгендә булды.
Комиссия әгъзалары ирекле халык дружиналары эшчәнлегенә һәм шәһәрдә һәм районда тәртип булдыруда аларның роленә аерым игътибар бирделәр.

Комиссия рәисе Нэля Бикеева 2023 елның 6 февралендәге 10 нчы санлы "Россия Федерациясендә пробация турында"гы яңа канунның әһәмиятен искәртте.

Әлеге канун җәзаны үтәгән һәм катлаулы тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итү өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Минзәлә районында андый кешеләрне, аеруча срогын тутырганнан соң районга кайтучыларны, яңа җәмгыятьтә тормышка яраклаштыру һәм социаль адаптацияләү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча эш алып барыла инде.

Төрле ведомстволарның бердәм эшен җайга салу һәм бу эштә мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләренең роле хакында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирина Михайлова сөйләде. Шулай ук 2025 елда мәктәп укучыларының һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру буенча планнарга да кагылып узды..

Минзәлә район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Әсәдуллин балалар һәм яшьләр белән психокоррекция һәм педагог-психологның уңышлы эш тәҗрибәсе турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Фикер алышу барышында утырышта катнашучылар чынлыкта булган авырлыкларны билгеләп кенә калмадылар, аларны хәл итүнең конкрет юлларын һәм чишелешен тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International