Әлфия Когогина сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсен уздырды.
Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, “Эшмәкәрлек” партия проектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
“Чираттагы утырыш уздыру өчен Иннополисны мәйданчык итеп сайлавыбыз очраклы түгел. Әлбәттә, сайлау очраклы түгел –Университет “Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары” илкүләм проекты кысаларында сәнәгать робот техникасын үстерү үзәген булдыруга 1,85 млрд. сум күләмендә субсидия алды.
Биредә компетенция үзәге булдырылды, ул бөтен ил буенча шундый үзәкләр үсешендә “дирижер” булачак. Бюджет акчалары бушка сарыф ителмәгән, боларның барысы да технологияләргә, патентларга һәм илебез сәнәгате өчен реаль чишелешләргә әверелә”, - диде Когогина.
Һәрбер федераль үзәктә сәнәгать оешмалары базасында, югары уку йортларында һәм аларның структур подразделениеләрендә кимендә өч үзәк ачарга планлаштырыла.
Киңәшмә эшендә Татарстанның Сәүдә һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Иннополис Университеты директоры Искәндәр Бариев, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.