"2 нче урта мәктәп" МББУ укучылары мәктәп лесничийларының VIII республика слетында катнаштылар.

2025 елның 29 июле, сишәмбе

2 нче урта мәктәп укучылары, "Тополек" мәктәп урманчылыгы активистлары Гильманова Милада, Абдуллина Илюза, Стрекалова Ева география укытучысы Зиязиевой Р.Р, җитәкчелегендә мәктәп урманчыларының "Урманны бергәләп саклыйк"  VIII республика Слетында катнаштылар.


"Яшь урманчылар" төп конкурсында катнаштылар. укучылар эссе яздылар һәм "Ботаника һәм дендрология", "Таксация", "Урманнарны саклау һәм яклау", "Урманны торгызу һәм урманны җәелдерү", "Геодезия", "Туфракны өйрәнү", "Янгыннарны сүндерү", "Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар" . "Хезмәтне саклау" юнәлешләре буенча практик биремнәр үтәделәр.

Балалар урман хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен, үсентеләр утырту күнекмәләрен, авыл хуҗалыгы җиһазларыннан файдалану һ.б.ларны күрсәттеләр.


🌿Конкурсларның берсендә җиңүче булдылар, 1 дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. Команда Минзәлә урманчылыгы һәм Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International