Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданинның мөрәҗәгате буенча табигатьне саклау кануннары үтәлешен тикшерде.
Тикшерүдән күренгәнчә, яр буен төзекләндерүче оешма елга төбеннән алынган грунтны күчерү һәм өю эшләрен башкарган, бу үз чиратында Куйбышев сусаклагычы акваториясендә (Идел елгасы) ясалма җир кишәрлеге барлыкка китергән.
Су биологик ресурсларына китерелгән зыян 163 мең сумнан артык.
Россия Табигатькә күзәтчелек итү министрлыгының Идел-Кама төбәкара идарәсе прокуратурасы карарлары нигезендә вазыйфаи зат РФ КоАПның 7.6 статья (билгеләнгән шартларны бозып су объектын үз белдеге белән алу һәм аннан файдалану) һәм 8.4 статья, 1 өлеш (экологик экспертиза турында кануннарны бозу) нигезендә, 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тартылган.
Канунны бозуны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры оешманың генераль директорына дәгъва белдерде.