Хәзер акчалата түләүләрнең китерелүен махсус мәгълүмати система күзәтә, Почта клиентлары барлык түләүләр турында мәгълүматны ала , шулай ук аларны кайда уңайлы алу, тәэсир итү мөмкинлеге туды.
Россия почтасы пенсияләрне һәм социаль пособиеләрне китерү сервисын камилләштерү өстендә өзлексез эшли.
2023 елда пенсияләрне һәм социаль түләүләрне контрольдә тоту өчен Татарстан халкы өчен Почта махсус мәгълүмати система җибәрде, ул онлайн-режимда клиентка почтальонның ничә тапкыр, кайчан килүе, адресатка пенсияне яки социаль пособиене тапшыра алуы күренә.
Өйдә булмаган алучыларга система кабаттан килүне билгели һәм аны көн саен контрольдә тота. Шулай ук система бер адрес буенча төрле көннәрдә түләүләр китерү очракларын күзәтә, почтальоннар бер үк вакытта айлык түләүләрне бер көндә китерү өчен график төзергә ярдәм итә.
2024 елдан пенсионерлар һәм пособие алучылар үз төбәге чикләрендә үзләренә кулай бүлекчәне сайлый алалар. Хезмәттән файдалану өчен, бүлекчәдә гариза язарга кирәк.
2025 елда Россия почтасы сайтта бүлек булдырды, татарстанлылар реаль вакыт режимында пенсияләр һәм социаль түләүләр хакында мәгълүмат ала алалар.
Пенсияне Россия почтасы аша алмаучылар бу хезмәтне шәхси кабинет аша сайтта яки компаниянең кушымтасында тоташтыра алалар.
Шулай ук пенсионерларга уңайлы булсын өчен, быел Почтаның кайнар элемтәсендә 8-800-100-00-00 телефоны аша пенсия китерү мәсьәләләре буенча тавышлы хәбәр бирүче ярдәмче булдырылган.
«Пенсияләрне һәм социаль пособиеләрне китерү — элеккечә Почтаның мөһим функцияләренең берсе, аеруча ерак урнашкан һәм килү авырлык тудырган торак пунктлар өчен мөһим. Безгә һәр түләү алучы мөһим, эре шәһәрдә яшиме. яки берничә йортлы ерак авылмы - мөһим түгел, дип билгеләп үтте, ― Россия почтасының республика идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
"Россия почтасы" АҖнең "Татарстан почтасы" УФПС матбугат хезмәте.