26 июльдә 09 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2025 елның 25 июле, җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ дән мәгълүмат керде:

26 июльдә 09 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консултация-кисәтү.
26 июльдә көндезтатарстан Республикасы территориясендә төньяктан урыны белән көчле җил, җилнең тизлеге  - 15-17 м/с (Казанда - 15 м/с).

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ДУ тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга. Балаларны караучысыз калдырмау зарур.
2. Әгәр җил көчәйгәндә урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында качарга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварларына сыенырга ярамый., чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә материаллары төшү ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына һәм төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. 
4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янәшәсенә автотранспорт куярга ярамый – җил өзгән ботакларның зур куркыныч тудыруы ихтимал..
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында калу һәм өзелгән электр чыбыклары янына килү үлемгә китерергә мөмкин.
6.Югары кат тәрәзәләреннән коелган пыяла ватыклары, шулай ук җил өзгән түбә һәм ябыштырылган декор элементларының куркыныч тудыруы мөмкин. Төзелә яки ремонтлана торган биналар янәшәсендә мондый куркыныч тагын да арта.
7. Йортлардагы барлык тәрәзләрне ныклап ябарга, балкон һәм лоджияләрдән аска төшеп китәрдәй предметларны алып куярга кирәк. 

8. Торак яки эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калгансыз икән, шунда ук хәрәкәтне туктатыгыз һәм транспорт чарасыннан 30 метрлар чамасы ераграк китеп, яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә баруны да туктатырга кирәк, чөнки электроника эшендә көйсезлекләр туарга мөмкин.

Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында калгансыз икән, җиргә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булса, түбәнрәк урынга ятарга кирәк. 
Янәшәдә елга, күл яки буа булмау мөһим, чөнки су - бик яхшы үткәргеч, ә яшен сулыктан 100 метр радиуста таралырга сәләтле.
Юл хәрәкәтендә аеруча игътибарлы булу кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янәшәсендә булганда сак һәм игътибарлы булырга кирәк.
Мөмкин булганда, ерак юлларга чыгудан тыелып торыгыз.
Томан вакытында:
Әгәр дә Сез, табигатьтә булганда томанның куеруын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем өчен куркыныч тудыра. Томан аша автомобильдә хәрәкәт иткәндә, артык күчүләр, каршы якка чыгулар, узып китүләрдән сак булырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт хәрәкәтенең күпчелеге алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән килеп чыга. Томанның ераклыкны урлавын истә тотарга кирәк - гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү зарур.
Кисәк туктауларны булдырмаска кирәк: туктарга кирәк булганда, тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Томан аша хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең йончуы күзәтелә, сак булу комачау итмәс.
Автомобильдә хәрәкәт иткәндә күз күреме начар шартларда күчеп бару, узышудан тыелырга кирәк.
Боз яуганда:
- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;
- бинада булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;
- электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз яуганда яшен яшьнәве гадәти күренеш;
- урамда булганда, ышыклану урынын табарга тырышыгыз, ә бу мөмкин булмаса, башыгызны боз кисәкләре төшүдән саклагыз(кул, сумка. кием белән);
- агач астында качу урыны эзләмәгез, чөнки аларны яшен сугу куркынычы өстенә, эре бозлар һәм көчле җил агач ботакларын сындырырга, һәм Сез тән җәрәхәтләре алырга мөмкин.
Янгын куркнычы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
·спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз;
· балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга янгын куркынычының гади генә кагыйдәләрен өйрәтегез;
· төзек булмаган электр чыбыкларыннан беркайчан да кулланмагыз, электр җылыткычларыннан файдаланганда аеруча сак булыгыз;
-электр көнкүреш һәм газ приборларын кушылган килеш калдырмагыз.
Теләсә нинди бәла-каза килеп туганда экстрен хезмәтләрнең "112" бердәм номерына мөрәҗәгать итегез. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International