Авылда яшәүчеләр өчен мобиль поликлиника

2025 елның 25 июле, җомга

👨🏻‍🔬Яр Чаллы шәһәре 5 нче хастаханәсенең, шулай ук шәһәрнең башка медицина учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре Минзәлә шәһәренең район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре белән берлектә мобиль поликлиника эше оештырылды.

Бу кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән күчмә медицина комплексы турыдан-туры авылларда диспансеризация узарга һәм төрле белгечләрдә каралырга мөмкинлек тудыра.

Мобиль бригада табиблары тикшерәләр, иртә стадиядә авыруларны ачыклыйлар һәм кирәк булганда пациентларны стационарга алга таба тикшерелергә җибәрәләр. 

📌Поликлиника эше түбәндәге график буенча оештырылган:
21.07 – 25.07 - Яңа Мәлкән авылы
28.07 – 01.08 – Бикбау авылы
04.08 – 08.08 – Иске Матвеевка авылы
11.08 – 15.08 – Кызыл Төбәк авылы

📊Яр Чаллы табиблары ел башыннан 5 765 татарстанлыга хезмәт күрсәткән, 13 708 консультация, 7 980 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү уздырган.

🩺Республиканың еракта яшәүче торак пнуктлары халкы диспансеризацияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырыла, ә 2025 елда - "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International