Әгәр пенсионер агымдагы елның июлендә I төркем инвалидлык алган икән, аңа шулай ук бу группа билгеләнгән көннән билгеләнгән түләү күләме кабаттан исәпләнәчәк. Билгеләнгән түләү күләме
8 907,7 сум.
80 яше тулган гражданнарны һәм I группа инвалидларны караган өчен өстәмә түләү билгеләнә:
иминият пенсиясенә – 1 314 сум күләмендә, дәүләт пенсиясенә – 1377 сум. Ике өстәмә түләү дә быел кертелгән: 1 гыйнвардан һәм 1 апрельдән. Алга таба алар ел саен индексацияләнәчәк. Бу өстәмәләргә хокукны июль аенда алучылар, шулай ук август аеннан ала башлаячаклар.
Әмма шуны да истә тотарга кирәк, пенсиягә өстәмәләр бары тик бер генә нигезләмә буенча түләнә.
Мисал өчен, әгәр I группа инвалидка 80 яшь тула икән, аңа яшь өчен өстәмә акча түләнми, чөнки ул икеләтә күләмдә билгеләнгән түләүне һәм караган өчен өстәмәне ала.
Балачактан I группа инвалид булганнарга караган өчен акча түләнми, чөнки ата-аналар яки опекуннар аларны карауга бәйле рәвештә пенсиягә ай саен өстәмә түләү алалар.