Энтеровируслар еш кына 10 яшькә кадәрге балаларга, көчсез иммунитетлы кешеләргә һәм җәмәгатҗ бассеннарына йөрүчеләргә зыян сала.
Вируслар ничек тарала?
Пычрак куллар, зарарланган су һәм азык аша, ачык сулыкларда коенганда, шулай ук һава-тамчы юлы белән.
Төп симптомнар:
✅югары температура (38–40 °C);
✅ тәндә һәм авыз куышлыгында сыткылар;
✅күңел болгану,косу, диарея;
✅баш һәм мускуллар авырту;
✅авыр очракларда – серозлы менингит.
Профилактика:
1️⃣Урамнан кергәч һәм ашар алдыннан кулларыгызны яхшылап юыгыз.
2️⃣Шешәдәге яисә кайнаган су гына эчегез.
Ашар алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юыгыз.
5️⃣Тыелган һәм җиһазланмаган урыннарда су коенмагыз.
❗️Бу мөһим: беренче симптомнар күренү белән. кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез - үз белдегең белән дәвалану куркыныч!