Минзәләдә яшьләрнең ял итү урыннарында профилактик рейд узды.

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарны спиртлы эчемлекләр, тәмәке продукциясен куллануга җәлеп итү, җәмгыятькә каршы эшчәнлек алып бару фактларын булдырмау максатларында, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы, халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире, Минзәлә муниципаль районының 122 янгын часте хезмәткәре кичке сәгатьләрдә яшьләрнең күпләп җыелу һәм ял итү урыннарында, паркларда, урамнарда булды.

 

Рейд барышында Ленин исемендәге паркта, Җиңү паркында, Нефтьчеләр паркында, Минзәлә елгасы яр буенда, Екатерина күперендә булдылар, яшьләр һәм балигъ булмаганнар белән профилактик әңгәмә уздырдылар.

Аларга тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар куллану өлкәсендә гамәлдә булган кануннар, төнге сәгатьләрдә балигъ булмаганнарның җәмәгать урыннарында булмаска тиешлеге аңлатылды. Шулай ук балаларның ышаныч телефоны турында мәгълүмат, җәйге чорда иминлек кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы аңлатылды.

Рейд барышында кимчелекләр ачыкланмады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International