Татарстан Росреестры экспертлары гражданнардан килгән аеруча актуаль сорауларга җавап бирүне дәвам итәләр.
Бүген Дәүләт хезмәтләре порталында күчемсез милкегез турында мәгълүмат чагылмаса нишләргә кирәклеген аңлатабыз.
-Дәүләт хезмәтләре порталында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар алганда үзем салым түли торган күчемсез милегем чагылмады. Кулымда бөтен гаиләгә 1995 елда бирелгән приватизация килешүе. Безгә нишләргә, без милекчеләр түгелмени?
Күчемсез милеккә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова җавап бирә:
- Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) хокукларның теркәлүе милеккә хокукның барлыгы хакында бердәнбер дәлил булып тора.
Кадастр учетын һәм хокукларны теркәүне гамәлгә ашыру тәртибе "Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында"гы №218-ФЗ Федераль законы белән регламентлана һәм гариза нигезендә башкарыла.
Шунысы игътибарга лаек, "Күчемсез милеккә һәм аның белән эш итүгә хокукларга дәүләт теркәве турында"гы 21.07.1997 №122-ФЗ Федераль закон гамәлгә кергәнче (31.01.1998 елга кадәр), шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез милеккә һәм аның белән эш итүгә хокукларга дәүләт теркәве буенча юстиция учреждениеләре системасы булдырылганчы, күчү чорында (01.01.2000 елга кадәр) капиталь төзелеш объектларына, шул исәптән фатирларга хокукларны теркәү БТИ - техник инвентаризация бюросы тарафыннан башкарылды. Димәк, ул вакытта теркәлгән хокук турында мәгълүматларне салым органына БТИ тапшырган.
Бу очракта хосусыйлыкка хокук ЕГРНда хокук турында язма булмаган килеш барлыкка килгән һәм юридик яктан гамәлдә дип санала.
Мондый хокукларны ЕГРНда теркәү милеккә хокукы булган затларның теләге буенча уздырыла (Теркәлү турында канунның 69 маддә 1 өлеше).
Шул ук вакытта 31.01.1998 елда Россия Федерациясе территориясендә Күчемсез милеккә һәм алар белән эш итүгә хокукларга дәүләт теркәве буенча органнар системасы (бүгенге көндә - Росреестр) булдырылуга бәйле рәвештә, алар нигезендә күчемсез милеккә хокуклар турында БТИга кертелгән норматив-хокукый актлар кабул ителмәгән.
Шул рәвешле, бүгенге көндә моңа кадәр барлыкка килгән хокуклар хокукка ия булучылар теләге буенча һәм гариза нигезендә гамәлгә ашырыла.
Фатирга теркәлгән хокуклар турында мәгълүматлар ЕГРНда күренсен өчен, документларны безнең ведомствога тапшырырга тәкъдим итәбез.
Моны Күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисына, яисә Росреестр порталы аша күчемсез милек объектына дәүләт теркәве турында гариза белән мөрәҗәгать итеп башкарырга була.
Офис адреслары, документларны кабул итү вакыты, МФЦга кабул ителүгә язылу (алдан язылуны да кертеп) алымнары, шулай ук документлар исемлеге турында Росреестрның бердәм белешмәлек телефоны аша белергә мөмкин: 8-800-100-34-34.