Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне вебинарга чакыра

2025 елның 18 июле, җомга

Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2025 елның 22 июлендә, 10.00 сәгатьтә узачак "Туристик салымны исәпләү һәм түләтү тәртибе" темасына вебинарда катнашырга чакыра.

Чарада катнашучыларга түбәндәге мәгълүмат биреләчәк.

- Татарстан республикасының кайсы районнарында туристик салым кертелгән;

- әлеге салымны кемнәр түли;

- туристик салымны ничек дөрес итеп исәпләргә һәм түләтергә;

- салым декларациясен нинди срокларда тапшырырга.

Трансляция барышында спикерга кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булачак.Вебинар спикеры - Эльмира Хәмидуллина, Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге начальнигы.

Катнашу түләүсез. Сылтама буенча теркәлү мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/477942ab-2591-492d-a17a-a01e5e86d48b

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International