РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "Эшмәкәрлек" федераль проекты координаторы Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:
"Балтырган һәм җир кишәрлекләрен басып алып баручы, читтән кертелгән башка чүп үләннәре үсү җитди куркыныч тудырырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәре үсүдән саклау белән бәйле җайга салу инструментлары булса, башка категорияләр өчен әлеге мәсьәлә ачык кала бирде.
РФ Хөкүмәте һәм төбәкләр инвазив үсемлекләр исемлеген, әлеге үсемлекләр белән ни рәвешле көрәшүнең конкрет алгоритмын булдыру өчен, алар белән көрәш ысулларын билгеләргә тиеш булалар".
Канун нигезендә, теләсә кайсы җир кишәрлекләре хуҗалары әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүче (әйтик, Сосновский балтырганы) чүп, инвазив һәм чит булган үсемлекләр белән көрәшергә тиеш булалар.
Хөкүмәт инвазив булган үсемлекләргә кертелү критерийларын раслаячак, ә һәр субъект 90 көн эчендә ботаниклар һәм география галимнәре тәкъдимнәре нигезендә үз исемлеген булдырачак.
Көрәшү чаралары арасында механик юл беләр чабу, туфракны агротехник эшкәртү, препаратларның куркынычлылык классын чикләп, химик юл белән юк итү, биологик читләштерү бар.
Канун 2026 елның 1 мартыннан гамәлгә керә.