Бүген Әтрәкле авылында "Заиковский" ҖЧҖ базасында, тормыш кайный — машина белән сыер саву операторларының 52 нче республикакүләм конкурсы уза! 🏆 Оештыручы — Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Катнашучылар берьюлы берничә сынауда осталыкларын күрсәтәләр, арада иң тамашалыларының берсе — сыер саву аппаратын вакытка сүтү һәм җыю! 🔧⏳ Берәүләр техника белән оста идарә иткәндә, икенчеләре бии, уйный, хәтта армрестлинг та узды.
Мондый чаралар иң яхшы белгечләрне ачыклап кына калмыйча, авыл хезмәтен тагын да яктырак итеп, халыкны берләштерә дә. 🌟