Минзәлә районында янгыннарны булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын арттыру өчен Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш Идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча районара бүлеге начальнигы Альберт Тимерханов белән берлектә профилактик рейд уздырды.
Максаты - ведомствоара патронажда торган гаиләләрне, аларның торак шартларының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тәңгәл килүен тикшерү.
Белгечләр йортларны һәм фатирларны тикшерде, кимчелекләрне ачыклады, аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирде.
Автоном янгын хәбәрчеләреннән файдалану кагыйдәләренә аеруча игътибар бирелде.