95 мең тоннага якын сенаж, 3435 тонна печән әзерләнгән.
Әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кече формаларында бер баш шартлы терлеккә әзерләнгән азык минималь күләмдә. Печән чабу вакытында отчет бирергә вакыт юк.
Район башлыгы Айдар Сәләхов печән әзерләүдә шәхси тракторлар белән коллектив төстә эшләргә чакырды.
Авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалыклар мондый кискен чорда җаваплылык һәм ярдәм үзәгенә әверелергә тиеш.