Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев эшлекле визит белән Минзәләнең балалар сәламәтләндерү лагерьларында булды.
Җәйге ял турында тәэсирләрне белү өчен Хәмәев "Олимпиец", "Патриотлар үстерәбез" һәм "Бәхет аланы" лагерьларында тәрбияләнүчеләр белән аралашты.
Уңайлы шартлар һәм тәмле ризыклар өчен балалар республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.
«Һәр баланың файдалы ял итүе һәм өенә күтәренке кәеф белән кайтып китүе аеруча мөһим", - диде Азат Кыям улы.
Әлеге визит балалар ялы кызыклы һәм имин булсын өчен лагерьларда барлык шартлар тудырылганын ачыклады.