Минзәлә районының Югары Юшады авылында Пиртау бәйрәме узды

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Җирлек башлыгы Илгиз Ханов сүзләренчә, әлеге тәкъдимне шушы авылда туган шәхесләр Гиоргий Куприянов һәм Олег Ильин хуплап чыкканнар. Быел шушы җирлек халкы да, килгән кунаклар саны да арткан. Димәк, бу календарь бәйрәмгә әверелгән. Район масштабында бәйрәм уздыру өчен күп нәрсә кирәкмидер бәлки, нибары районда яшәүчеләр өчен генә түгел. ә Татарстанда яшәүче  крәшеннәр, руслар, татарлар, башка милләт вәкилләре өчен кызыклы булырлык программа төзергә кирәк.  

Әлбәттә, Җөри авылындагыга җитми инде. Мисал өчен, Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында шундый бәйрәм бар. Шул ук Тулбай авылында узучы авыл көне - моның ачык мисалы!

Югары Юшадыда Питрау бәйрәмен оештыручылар сафын, Юдиннардан, авылдашлардан тыш, төрле формада үз өлешләрен керткән шушы җирлеккә яшәргә кайтучылар да тулыландырган.

ВКда безнең каналда эленгән кечкенә видеолардан күренгәнчә, Авыл көне күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International