15 июльдә 01 - 07 сәгатьләрдә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү. 15 июльдә төнлә һәм иртән томан көтелә.

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Томан вакытында:

   Әгәр дә сез, табигатьтә булганда томан куеруын күрәсез икән, урманда яисә сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем өчен куркыныч тудыра. Томан вакытында хәрәкәт иткәндә артык тезелү-күчү, узышка чыгу кебек гамәлләрдән баш тартырга кирәк. Юл-транспорт фаҗигаләренең күбесе томан шартларында алда баручы транспорт аркасында килеп чыга.

   Шуны истә тоту мөһим: томан араны яшерә - гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү зарур. Кисәк тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда, тизлекне акрынлап киметергә кирәк.

 

   Томан вакытында хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләрдә арыганлык арта, сак булу зарур. Күз күреме начар булган шартларда тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сездән артта килүче автомобиль йөртүчеләргә шул рәвешле сигнал биреп, кисәтергә кирәк.

   Янгын куркынычы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

  спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз, урын-җир өстендә беркайчан да тәмәке тартмагыз, балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга гади булган янгын куркынычы кагыйдәләрен өйрәтегез; беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларыннан файдаланмагыз; электр җылыткычларыннан файдаланганда сак булыгыз; электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

 

Бәла-каза килеп туган очракта, сез һәрвакыт экстрен хезмәтнең  "112"  бердәм номерына шалтырата аласыз. Шалтыратулар  шәһәр һәм мобиль телефоннар аша тәүлек буе бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International