Минзәлә шәһәренең Изыскательләр урамындагы 3/14 йорты ишегалдында "Безнең ишегалды - Дуслык фестивале" бәйрәме узды.
Бәйрәмне шәһәрнең территориаль-иҗтимагый үзидарәләре оештырды, 3 нче үзидарә (ТОС) җитәкчесе Надежда Волощенко алып баручы булды.
Бәйрәм кунакларын Минзәлә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров сәламләде.
Аеруча активлык күрсәткән шәһәрлеләргә территориаль-иҗтимагый үзидарә өлешенә сизелерлек өлеш керткәннәре өчен район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.