Минзәлә районының Урыс авылында җирле халыкның бердәм эш итүе нәтиҗәсендә су насосы урнаштырылды.
— Җирле халык төп эшне башлау өчен тиешле шартлар тудырып, әзерлек эшендә актив катнашты. Язкәр Биҗанов кран белән тәэмин итте (ул техника белән һәрчак ярдәмгә килә), - дип хәбәр итте Урыс авыл җирлеге башлыгы Эльмира Аксюкова "Минзәлә-информ"га.