Хөрмәтле гражданнар!
"Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән мәгълүмат килде:
13 июльдә 18 сәгатьтән 14 июльдә 09 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү
14 июльдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән җилнең секундына 15-18 метр тизлектә көчәюе белән яшенле яңгырлар булуы көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә тәкъдим итәбез, бина эчендә булырга тырышыгыз. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр җил көчәйгәндә урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яисә подъездларда яшеренеп торырга киңәш итәбез. Көчле җилдән бина диварларына сыену киңәш ителми, түбәдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк тору зарур.
4. Зур агачлар янәшәсендә торырга, шулай ук алар янына транспорт кую тыела – җил өзгән ботакларның зур куркыныч тудыруы ихтимал.
5. Көчле җил вакытында электр линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына килү үлемгә китерергә мөмкин.
6. Югары катлардан коелган пыяла ватыклары, шулай ук җил өзеп төшергән түбә һәм ябыштырылган декор элементларының да куркыныч тудыруы мөмкин. Төзелә яисә төзекләндерелә торган биналарга якын урыннарда мондый куркыныч арта.
7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне ныгытып ябарга, балкон һәм лоджияләрдән төшеп китә алырдай предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эштәге биналар тәрәзәләреннән мөмкин кадәр ераграк тору зарур.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез велосипедтта яисә мотоциклда барганда яшенле яңгырга эләккәнсез икән, шунда ук хәрәкәтне туктатып, транспорт чарасыннан 30 метрлар тирәсе ерактарак яшенле яңгырның туктавын көтеп торырга кирәк.
Автомобильдә баруны да туктатып торырга кирәк, чөнки электроника эшендә көйсезлекләр килеп чыгуы ихтимал. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көтеп торырга кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында калгансыз икән, җиргә (комлы яки ташлы урынга), мөмкин булса, түбән урынга ятарга киңәш ителә. Янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен исә сулыктан 100 метр радиуста сугарга сәләтле.
Машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булу кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалардан чыкканда һәм аларга якын булганда аеруча сак булырга кирәк.
Мөмкин булганда ерак араларага барудан тыелып торырга кирәк.
Бәлө килеп туган очракта, сез һәрвакыт экстрен хезмәтләрнең "112" бердәм номерына шылтырата аласыз.
Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм бушлай шәһәр һәм мобиль телефоннардан кабул ителә.