290 ел эчендә Татарстанда почтаның үзгәрүе хакында 7 кызыклы факт

2025 елның 11 июле, җомга

1.         Баштарак почта аша шәхси хатларны җибәрү сәүдәгәрләргә генә мөмкин булган. Бүген исә теләсә кайсы татарстанлы хәбәрләр җибәрә ала.

2.         Йөз еллар элек ашыгыч хәбәрләрне ат өстендә китерә торган булганнар. Кагыйдә буларак, алар дәүләт дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булган берничә хатны ташыган. Бүген исә почта автомобильләрендә курьерлар әлеге функцияне башкара.

3.     1799 елда Павла I әмер бирә: хат ташучы булып эшләү хокукын атадан балаларга мирас буенча тапшырырга. Шул рәвешле аерым почта сословиесе барлыкка килә.

Шунысы игътибарга лаек, бары тик ир-атлар гына хат ташучы булып эшләгәннәр.

Хәзер "Татарстан почтасы" хезмәткәрләренең күбесе - хатын-кызлар.

Ә үз туганнары арасында почта карьерасын дәвам итү традициясе бүгенге көндә дә саклана. Мисал өчен, Сафиннар почта династиясенең гомуми эш стажы - 100 ел.  Аңа нигез салучылар - почта автомобилен йөртүче Абдулла Гали улы һәм почта бүлекчәсе начальнигы Ризида Миңзариф кызы почтада танышалар. Бүген исә династияне аларның кызлары - 20 ел дәвамында Казанда,  Россия почтасының республика идарәсендә хезмәт куючы Гүзәл Гомәр кызы дәвам итә. Уллары һәм киленнәре шулай ук элемтә һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшлиләр.

4.        Берничә гасырлар элек почта аша акча җибәрә башлыйлар. Башта аларны натураль хәлаттә эре торак пунктларга җибәрәләр: ассигнацияләр почта аша кыйммәтле пакетларда, ә металл акчалар - акча төенчекләрендә. 

 Бүген республиканың теләсә кайсы почта бүлекчәсендә акчаларны илнең теләсә кайсы төбәгенә, шулай ук 17 чит ил юнәлешендә җибәрү мөмкин.

5.    Элек почта һөнәренә өйрәтүче махсус уку йортлары юк иде. Белемнәр практика барышында тәҗрибәле хезмәткәрдән өйрәнчеккә тапшырылган.

Бүген почта белемнәрен тапшыру традициясе ныклы белем нигезендә алып барыла. Әйтик, Почтаның һәрбер яңа хезмәткәренә тәҗрибәле остаз беркетелә.

Яңа гына эш башлаучы компаниянең Корпоратив университеты махсус эшкәрткән белем курслары һәм программалары сериясен уза.

Профильле белем алырга теләүчеләр өчен Казан элемтә һәм мәгълүмати технологияләр техникумында "Почта элемтәсе" белгечлеге буенча белем алу мөмкинлеге бар. 

6.       Казанга почта аша вакытлы матбугат басмаларын беренче тапкыр  XIX гасырда китерә башлыйлар. Баштарак берничә газета гына китерәләр. Бүген исә почта Татарстан Республикасының бөтен территориясе буйлап атна саен йөзләгән газета-журнал өләшә.

Почтаның язылу каталогында 6 500 дән артык басма бар.   

7.   Элек барлык хатлар кулдан язылып, аларны шәхси кулларга тапшырсалар, соңрак почта тартмасына сала башлаганнар.

Бүгенге көндә хатларны тапшыру традициясе яши, әмма тарастанлылар еш кына кулдан язылган түгел, ә бастырылган хатлар алалар. 

Үз хәбәрләрен бүлекчәләрдәге почта тартмаларыннан алу мөмкинлеге бар, ә юридик яктан мөһим корреспонденцияне электрон заказлы хатлар сервисына кереп, цифрлы халәткә күчерә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International