Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

2025 елның 10 июлендә 14 сәгатьтән 11 июльдә 20 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

       10 июльнең икенче яртысында һәм кичен, 11 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан республикасы территориясендә һәм Казанда җилнең секундына 16-21 метр тизлектә көчәюе белән яшенле яңгырлар көтелә. Боз явуы ихтимал.

11 июльдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясенең аерым районнарында томан булуы көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш ителә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2.Әгәр җил көчәйгәндә урамда калгансыз икән, юл асты кичүләрендә яисә подъездларда качарга киңәш итәбез. Түбәләрдән шифер һәм башка төзелеш материаллары төшү куркынычы булганлыктан, көчле җилдән бина диварларына сыену ярамый. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк тору зарур.

4. Зур агачлар янәшәсендә торырга, алар янында автотранспорт куярга ярамый- җил өзеп ташлаган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Югары кат тәрәзәләреннән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп төшергән түбә һәм ябыштырылган декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә һәм ремонтлана торган биналар янәшәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәрдәй предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яисә эш биналарында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ерак тору зарур.

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр сез велосипедта яисә мотоциклда барганда яшенле яңгырга дучар булгансыз икән, кичекмәстән хзрәкәт итүне туктатырга һәм транспорт чарасыннан чама белән 30 метрлар ераклыкта яшен тәмамлануын көтегез.

Электроника эшендә тайпылышлар мәмкин булганлыктан, автомобильне дә туктату зарур.

Туктарга, автомобиль тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр туктавын көтәргә кирәк. 

Әгәр дә сез яшенле яңгыр вакытында ачык урында калгансыз икән, җиргә (комлы яисә ташлы урынга), мөмкин булса түбән урынга ятарга киңәш ителә.

Якында елга, күл яисә буаның булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сулыктан 100 метр радиуста тарала ала. 

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәтендә аеруча игътибарлы булу сорала.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша узганда, алар янәшәсендә булганда бик сак булу киңәш ителә.

Мөмкин булганда ерак сәяхәтләрдән тыелып торырга кирәк.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигать кочагында вакытта томан куерганын күзәтсәгез, урманда яисә сулыкта ориентларны югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем өчен куркыныч тудыра. Яшен вакытында автомобильдә барганда алга, узышка чыгулардан баш тарту таләп ителә. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт аркасында була.

Шуны истә тотарга кирәк: томан ераклыкны яшерә - гадәти дистанцияне арттыру кулайрак.

Кисәк тормозга басудан тыелырга кирәк: туктау зарурлыгы туганда, тизлекне киметергә кирәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

-спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз, беркайчан да урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз

-балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтегез;

· төзек булмаган электр үткәргечләрдән файдаланмагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак эш итегез;

-электр көнкүреш һәм газ приборларын тоташтырган килеш калдырмагыз . 

Бәла очракларында сез һәрвакытта экстрен хезмәтләрнең  112 бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International