Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы Россия Президенты кушуы буенча әзерләнгән икътисад турында канун проектын хуплады.

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Дәүләт Думасы товарлар сату, эш башкару, хезмәтләр күрсәтүгә бәйле рәвештә цифрлы платформаларның операторлары һәм аларның партнерлары арасында барлыкка килүче платформалы икътисад нигезләрен булдыру һәм мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән хөкүмәт канун проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Комитет рәисенең беренче урынбасары,"Эшмәкәрлек" федераль проекты коориданторы Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:

«Цифрлы сәүдә платформалары яхшы үсеш ала - бу дөньякүләм тренд. Россиядә соңгы дүрт ел эчендә аларның әйләнеше 4 тапкырга артты. Бүгенге көндә маркетплейслар өлеше барлык сәүдә әйләнешенең 15 % ын тәшкил итә, россиялеләрнең 80%ы алардан файдаланучылар булып тора.

Шунысы мөһим, әлеге секторның үсеш алуы иң беренче чиратта халыкны төбәк товарлары белән тәэмин итүдә, икенчедән, МСП өчен бизнесны масштаблы итү мөмкинлекләрендә чагылыш таба, чөнки сатучыларның 80%ы - кече бизнес вәкилләре".

 

Канун проектының максаты - сәүдә эшчәнлеген, хуҗалык итүче субъектлар өчен эш башкару, хезмәтләр күрсәтүне һәркем башкарырлык итүне күтәрү.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International