2025 елның 10 июленә 12 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация- кисәтү

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча идарәсе" ФДБУ дән мәгълүмат килде:

 

2025 елның 10 июлендә 12_19 сәгатьләрдә метеорологик куренешләрнең интенсивлыгы хакында кисәтү  

10 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә җилнең секундына 15-20 метр тизлектә көчәюе белән яшен булуы көтелә.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе кисәтә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан сыгуны чикләргә. балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим. 

2. Әгәр җил көчәйгәндә урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яисә бина подъездларында качарга тәкъдим ителә.

Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларында, төзелеп бетмәгән биналарда калу куркыныч.

3. Урамда реклама такталары, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк. 

4. Зур агачлар янәшәсендә калырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспорт калдыру куркыныч – җил өзгән ботаклар куркыныч тудыра.

Яшен вакытында:

Сез велосипедта, мотоциклда хәрәкәт иткәндә яшен яшьни икән, кичекмәстән туктарга, транспортыгыздан 30 метрлар еракта яшен туктавын көтәргә кирәк.

Электрониканың сафтан чыгу куркынычы булганлыктан,.автомашинада бару да куркыныч.

Туктарга, тәрәзәләрне ябарга, яшен бетүен көтәргә кирәк.

Хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләргә дә сак һәм игътибарлы булырга киңәш ителә. 

Мөмкин булса, ерак сәяхәтләрне кичектереп торыгыз.

Хәвеф-хәтәр булганда 112 хезмәтенең бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз.

Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International