Минзәләле Мисхәт Харис улы Харисов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Мисхәт Харис улы Харисов Минзәлә районының Исәнгол авылында туган.  

10 яшеннән колхозда эшли.  Сугыш вакытында колхозда төрле эшләр башкара, урман чыгара. 1964 елда авыл советы председателе була. Гомуми эш стажы 46 ел. Лаеклы ялга чыкканга кадәр Мичурин исемендәге колхозда терлекче булып эшли.

"1941-1945 елларда БВС да фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә, купсанлы мактау кәгазьләре, рзхмәт  хатлары бар.

Тормыш иптәше белән биш балага гомер биргәннәр.

Сигез оныгы, тугыз оныкчыгы бар. Бүгенге көндә кызы тәрбиясендә яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International