Кулланучы хаклы, кануннар буенча гына түгел. Сусыз берни дә эшли алмый торган кешенең халәтен күз алдыгызга китерегез!
Гадәттән тыш хәл яшенле төндә водоканалдагы автоматик приборларның эштән чыгуы нәтиҗәсендә туа. Өзелгән урынны эзлзп табу, аны ялгау күпме вакытны ала. Авария бригадасы, водоканал хезмәткәрләре үз эшләрен намус белән башкара. Алар турында яман сүзләр әйтергә тел әйләнмәс.

Өстәвенә, моннан тыш өч урында торбалар тишелгән.
Яңа торбалар салган саен, челтәрдә су басымы көчәя, бу кулланучыларга уңай булсын өчен эшләнә. Шул ук вакытта чергән торбалар, хуҗаларның үз белдеге белән тоташтырган объектлары басымны тота алмый.
Рәшит Шәйсуваров сүзләренчә, Кадомцевлар урамындагы суүткәргечне алыштыру киләсе ел программасына кертелгән.
Изыскательләр бистәсендәге 4/10 йорты, Горький урамында килеп туган аварияләрне бүген төзәтү вәгъд ителгән. Шунлыктан, су бирү туктатыла.
Коммуналь хезмәтләр вәкилләре килеп туган вазгыять өчен кулланучылардан гафу үтенәләр.