Татарстанда табигатьне саклау прокуратурасы катнашында санкцияләнмәгән чүплек юк ителгән

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Ачыкланганча, Татарстан Республикасының Биектау районы Әлдермеш авыл җирлеге территориясендә мәйданы 1,5 куб. метрдан артык төзелеш, көнкүреш, биологик калдыкларның санкцияләнмәгән чүп түге урыны булган.

Җирле үзидарә органы, канун таләпләренә каршы килеп, чүпне юк итү һәм җирне пычранудан саклау өчен тиешле чаралар күрми.

Канун бозуларны бетерү максатыннан, Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә табигатьне саклау буенча прокурор тарафыннан кисәтү бирелгән.

Санкцияләнмәгән чүплек юк ителгән, муниципалитетның гаепле вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International