ТРның Биологик ресурслар буенча комитеты каурыйлы кыргый җәнлекләргә ау сезоны ачылачагы хакында хәбәр итә

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

ТРның Биологик ресурслар буенча комитеты  мәгълүмат бирә: 15 июльдән һәркем керә алырлык ау биләмәләрендә каурыйлы җәнлекләрне аулауга рөхсәт бирү кәгазьләренә гаризалар кабул ителә башлый.

Рөхсәт алу өчен, аулау районына бәйсез рәвештә, республика территориясендәге күпфункцияле үзәкләрнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә була.

ИГЪТИБАР: гаризаларны кабул итү каурыйлы җәнлек төренә һәм ау сезонына (шул исәптән, ау этләре һәм аулаучы кошлар белән ҺӘМ АЛАРДАН БАШКА) бәйсез рәвештә, бер үк вакытта башлана.

Рөхсәт кәгазьләре түбәндәге документлар нигезендә бирелә:

- рөхсәт алуга гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);

- ау билеты (оригинал);

- рөхсәт бирү өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция  (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыемнар түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алынган очракта)

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International