Татарстан рәссамнарын "Минем Россиям" темасына почта маркалары һәм открыткалары эскизларын әзерләргә чакыралар

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Дөньяда милилонлаган халык хат һәм открыткалар алышуны, башка ил һәм шәһәрләр, дөнья мәдәнияты һәм төрле халыкларның традицияләре белән танышуны дәвам итә.

Конкурс дәүләт чикләрен җиңел үтеп, Җир шарының иң ерак почмакларына барып җитүче почта маркалары аша Россияне күпсанлы тарихи,табигый һәм мәдәни урыннары булган гүзәл һәм кунакчыл ил буларак күзаллауны киңәйтүгә юнәлтелгән.

Конкурста һөнәри рәссамнар һәм дизайнерлар белән беррәттән, һәвәскәрләр дә, шулай ук иҗади белем бирүче югары уку йортларын тәмамаучылар һәм студентлар да катнаша ала.

Моның өчен аларга төрле техникада: сынлы сәнгать, авторлык һәм компьютер графикасы, коллаж һ.б. техникаларда эшләнгән, илебезгә багышланган кызыклы, төсле, истә калырлык авторлык открыткасы яки марка эскизын булдырырга кирәк.

Әйтергә кирәк, авторлык осталыгы күнекмәләреннән файдаланмыйча, программа алгоритмнары ярдәмендә ясалма сурәтләр булдыру өчен уйлап табылган нейрочелтәрләр һәм башка кушымталар ярдәмендә эшләнгән эшләр кабул ителми.

"Минем Россиям" темасына почта маркалары һәм открыткалар эскизларын ясау буенча Бөтенроссия ачык тематик конкурсны Россия рәссамнар Союзының Мәскәү бүлекчәсе һәм Россия филателистлар Союзы ярдәме белән Россия почтасының "Марка" АҖ кече компаниясе уздыра.

Гаризаларны  һәм тикшерү өчен конкурс эшләренең электрон вариантын 24 августка кадәр тапшыру сорала. Конкурс нәтиҗәләре 29 августта игълан ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International