Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

"Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән мәгълүмат килде:

9 июльдә 02 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү.

9 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә җилнең секундына 15-17 метр тизлектә кыска вакытлы көчәюе белән кайбер урыннарда яшенле яңгыр көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә сез көчле җил вакытында урамда калсагыз, юл асты кичүләрендә яисә бина подъездларында яшеренеп торырга киңәш итәбез.

Көчле җилдән  йорт диварларына ышыкланып торырга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер яисә башка түбә ябу материаллары төшүе ихтимал.

Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама, элмә такталары, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк булу зарур.

4. Зур агачлар янәшәсендә торырга, алар янына автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботакларның зур куркыныч тудыруы ихтимал.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына бару үлем куркынычы тудыра.

6.Югары кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил өзгән түбә һәм ябыштырылган декор элементларының зур куркыныч тудыруы ихтимал.

6. Мондый куркыныч төзелә яки ремонтлана торган биналар янында тагын да арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен яхшы итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдән төшеп китү куркынычы булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак һәм эш биналарындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору зарур.

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгырга дучар ителгәнсез икән, кичекмәстән хәрәкәт итүне туктатырга, транспорт чарасыннан чама белән 30 метр ераклыкта яшен туктавын көтеп торырга кирәк.

Электроника эшендә тайпылышлар булу мөмкин булганлыктан, автомобильдә хәрәкәт итүне дә туктатып тору зарур. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен узуын көтәргә кирәк.

Әгәр дә сез яшенле яңгыр вакытында ачык урында калгансыз икән, җиргә (комлы яки ташлы урынга), мөмкин булса, түбәнлеккә ятарга киңәш ителә.

Шунысы мөһим, янәшәдә елга, күл яки буа булмасын, чөнки су - яхшы үткәреч, ә яшен сулыктан 100 метр радиуста тарала ала.

Юл хәрәкәтендә машина йөртүчеләр аеруча игътибарлы булсыннар.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша узганда һәм алар янәшәсендә булганда аеруча сак булырга кирәк.

Мөмкин булганда ерак сәяхәтләргә чыкмагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International