Минзәләнең Җиңү паркында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен концерт куелды

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Урыс, Гөлек, Яңа Мәлкән, Дәвек авылларының иҗади коллективлары тамашачы игътибарына бик матур номерлар тәкъдим итте.

Араларында вокаль номерлар гына түгел, музыка инструментларында уйнаучылар, нәфис сүз осталары да бар. Җәйге концерт мәйданчыгы тамашачы белән тулы иде.

Балалары белән ял итәргә килгән тамашачы сәхнә янәшәсендәге эскәмияләргә урнашты.

Шәһәр халкы мәдәни чараларга бик теләп йөри. Ә иҗади коллективлар үз чиратында бик рәхәтләнеп чыгыш ясый.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International