Минзәлә районында илкүләм проект буенча ике чакрым юл төзекләндерелде

2025 елның 8 июле, сишәмбе

"Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты кысаларында Татарстанның Минзәлә районында 6,5 - 8,5 км. участогында М7 "Волга" - Иске Иркәнәш - Татар Мөшегесе автомобиль юлында ремонт эшләре төгәлләнде, дип яза «Татар-информ». ТР Юл һәм транспорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төзекләндерелгән участокның озынлыгы 2 чакрым тәшкил итә.

Агымдагы елда Татарстанның төбәк юлларында автоюлларның 150 чакрымы, шул исәптән ясалма корылмалар норматив хәлгә китереләчәк.

Аварияләрне киметү, юлларның төзеклеген саклау һәм "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү төп бурычлардан санала.

Әлеге илкүләм проектын гамәлгә ашыруга җаваплы булган  РФ Дәүләт советының профильле комиссиясен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International