5 июльдә 18 сәгатьтән 6 июльдә 09 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2025 елның 5 июле, шимбә

Хөрмәтле гражданнар!

"Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән мәгълүмат килде:

5 июльдә 18 сәгатьтән 6 июльдә 09 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

 

5 июльдә кичен, 6 июльдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

    • төнлә һәм иртән томан (Казанда да);

    • төнлә җилнең секундына 15-20 метр тизлектә көчәюе белән яшенле яңгырлар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы бенча Дәүләт идарәсе тәкъдим итә: 

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигать кочагында булганда, томанның куеруын тойгансыз икән, урманда яисә сулыкта ориентирны югалтмас өчен чара күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем өчен куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә барганда узып китү, каршы якка чыгу кебек гамәлләрдән тыелып тору зарур.

Томан шартларында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт аркасында килеп чыга.

Томанның ераклыкны "урлавы"н исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү зарур.

Кисәк тормозга басудан тыелырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметү кирәк.

Сезнең арттан баручы автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен, тормоз педаленә берничә тапкыр басып алырга кирәк.

Томан аша барганда машина йөртүчеләрнең аруы күзәтелә, саклану комачау итмәс.  

Янгын куркынычы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз, беркайчан да постельдә тәмәке тартмагыз;

· балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади булган янгын куркынычы кагыйдәләре белән таныштырыгыз;

·төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәренә көчәнешне арттырмагыз, электр белән җылыту приборларыннан файдаланганда сак булыгыз;

-электр һәм көнкүреш газ приборларын тоташкан килеш калдырмагыз.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга тәкъдим итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, бир асты кичүләрендә яисә подъездларда яшеренергә тәкъдим итәбез.

Көчле җилдән бина диварларына ышыкланырга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспортлары тукталышларына, төзелеп бетмәгән корылмаларга кагыла.

3. Урмада реклама, элмә такта, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк тору зарур.

4. Зур агачлар янәшәсендә торырга, шулай ук алар янына транспорт куярга ярамый - җил өзгән ботакларның зур куркыныч тудыруы ихтимал.

5.Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына килү үлем куркынычы тудыра.

6. Югары катлар тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил өзгән түбә һәм ябыштырылган декор элементлары да куркыныч тудырырга мөмкин.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдән тышка чыгу куркынычы булган предметларны алырга кирәк.

Бәла-каза очракларында экстрен хезмәтләрнең 112 бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек әйләнәсе бушлай кабу ителә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International