Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирү мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән хәбәр килде:
4 июльдә 18 сәгатьтән һәм 5 июльдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү
4 июль көнне кичен һәм 5 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
-төнлә һәм иртән томан (Казанда да);
-төнлә һәм көндез җилнең секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы көчәюе белән яшенле яңгырлар (Казанда 15-18 м/с);
-көндез боз явуы ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга. балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә сез көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яшеренергә тәкъдим итәбез. Көчле җилдән бина диварларына сыену тыела, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә материаллары төшү ихтимал.
Шулай ук бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3.Урамда реклама, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга тырышыгыз.
4. Зур агачлар янәшәсендә торырга, шулай ук алар янәшәсенә автотранспорт куярга ярамый - җил өзеп ташлаган ботакларның зур куркыныч тудыруы ихтимал.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына килү үлемгә китерә.
6. Югары катларның тәрәзләреннән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил өзгән түбә һәм ябыштырылган декор элементларының куркыныч тудыруы ихтимал.
7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәрдәй предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яисә эштәге биналарның тәрәзәләреннән мөмкин кадәр ерак тору зарур.
Яшенле яңгыр вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яисә мотоциклда барганда яшенгә эләккәнсез икән, кичекмәстән хәрәкәт итүне туктатырга һәм транспортыгыздан 30 метр чамасы читкәрәк яшенле яңгыр узуын көтәргә кирәк.
Автомобильдә баруны да дәвам итәргә ярамый, чөнки электрониканың эштән чыгуы мөмкин.
Машинаны туктатырга, тәрәзләрне ябарга һәм яшен узганын көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында калгансыз икән, җиргә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булса, түбәнрәк урынга ятарга кирәк.
Якында елга, күл яисә буа булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сулыктан 100 метр радиуста суга ала.
Юлда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләргә аеруча иътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалардан чыкканда һәм алар янәшәсендә булганда сак булырга кирәк.
Мөмкин булганда. ерак араларга сәяхзт итүдән тыелып торырга кирәк.