Минзәлә шәһәренең Октябрьская урамына да яңа асфальт җәеләчәк.

2025 елның 4 июле, җомга

Шәһәрнең үзәк урамнарының берсен тәртипкә китерү Минзәлә юл төзүчеләренә тапшырылган. Бүгенге очрашуда район башлыгы Айдар Салахов һәм Марат Самигуллин килеп чыккан проблемаларны хәл итү буенча фикер алыштылар. 

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Рәисе кече шәһәрләрдә юлларны төзекләндерү буенча махсус программага старт бирде. Быел Ленин, Муса Җәлил, Социалистик урамнарының бер өлешенә, Изыскательләр бистәсендә яңа асфальт түшәлде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International