Минзәлә районы хуҗалыкларында комбайннарның әзерлеге яхшы.

2025 елның 4 июле, җомга

Алар техниканың торышы, иминлек таләпләренә туры килүен әзерлеген бәяләде. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Рафаэль Фаттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальнигы Илфар Халиков һәм авыл хуҗалыгы өчен җаваплы белгечләр ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү урыннары һәм ашлык чистарту машиналарының быелгы урып-җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр.

Комбайннарны карау районның 5 хуҗалыгында үтте. Комиссия комбайннарны эшләтеп карады. Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, сервис хезмәтләре оештыру планы, махсус киемнәр булу, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә һәм янгын куркынычсызлыгына да аерым игътибар бирделәр. Шулай ук комбайнчыларның ярдәмчесе булырга тиешлегенә дә басым ясадылар, чөнки комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән яшьләр, ике өч елдан соң үзе комбайнга утырып эшләр дигән теләге дә була аның. Уракта катнашачак һәр механизаторның таныклыгы һәм категориясе бар.
Районның бөтен хуҗалыкларында да иген кырлары бик яхшы күренә, һәр гектардан 40-50 центнер биологик уңыш көтелә. Уракта эшләүче яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга район башлыгының махсус премиясе тапшырылачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International