Почта аша үзеңә багаж җибәрү
Сәяхәт иткәндә җиңел булсын өчен, артык әйберләрне һәм бүләкләрне багаж итеп почта аша җибәрергә була.
Бу очракта адресат буларак та, кабул итүче буларак та үз-үзеңне күрсәтергә була. Багажны җибәргәндә аэрозоль яисә агулы матдәләр кебек почта аша җибәрү тыелган башка предметлар исемлеге белән танышу мәҗбүри. Тулы исемлекне Россия почтасы сайтыннан табарга була.
Шуны истә тотарга кирәк, стандарт посылканың максималь авырлыгы 20 кг га кадәр, ә якларның өч үлчәме суммасы 300 см дан артмаска тиеш. Курьер посылкалары өчен мөмкин булган авырлык - 31,5 кг.
Посылканы почтоматтан алу
Кабул итеп алучы үзе ышаныч белдергән теләсә кем почтоматтан посылканы алу мөмкинлегенә ия.
Моның өчен аңа посылка сакланган терминал адресын һәм push-хәбәрдән заказ алу кодын хәбәр итү җитә.
Ул курьер аппарат ячейкасында җибәрү турында хәбәр калдыруга, мобиль кушымтада чагыла.
Җибәрелгән әйберне башка бүлекчәгә күчерү
Җибәрелгән әйбернең отпуск чорында киләчәге билгеле булганда, аны ял итү урынына якын урнашкан почта бүлекчәсенә җибәрергә була.
Моның өчен үз почта бүлекчәңдә гариза калдырып, барлык әйберләр җибәреләчәк яңа адресны күрсәтү дә җитә.
"Суд" һәм "Административ" билгеләре булган хатлар искәрмә булып тора. алар бары тик теркәлү урыны буенча гына килә.
Саклау срогын озынайту
Почта аша җибәрелгән әйберләрнең саклану срогын озынайтырга була, посылкалар 2 ай дәвамында хуҗаларын көтеп тора.
Эчке почта аша җибәрелгән әйберләр өчен гариза буенча саклану срогы чикләнмәгән. моның өчен почта бүлекчәсендә алдан гариза язу зарур.
Электрон ышаныч язуын рәсмиләштерү
Хат һәм посылкалаларны чираттагы ял вакытында алуның тагын бер ысулы - электрон ышаныч язуын рәсмиләштерү.
Аны башкару бик гади - Почта сайтына яисә мобиль кушымтага керергә һәм берничә минут эчендә электрон ышаныч язуын бушлай рәсмиләштерергә кирәк.
Бу очракта ышаныч белдерелгән затның мобиль телефоны номерын белү дә җитә.
Посылканы китергән өчен түләүне алучыга ышанып тапшыру
Отпуск вакытында җибәрелгән посылканы китергән өчен түләү мөмкин булмаган очракта, моны посылканы алучы башкара ала.
Сайтта яки компаниянең мобиль кушымтасы аша заказны рәсмиләштергәндә, әлеге хезмәттән файдаланырга була.
Түләү ысулын сайлаганда, посылканы алучы түләячәген күрсәтергә һәм түләүнең соңгы этабында онлайн-түләүгә сылтама белән бүлешергә кирәк.
Иллюстрацияләр белән тулырак инструкция сайтта.
Абонемент ячейкасын арендалау
Почта аша күп корреспонденция алучыларга әлеге вариант кулай.
Бүлекчәнең эш сәгатьләрендә үзегезгә кулай вакытта хатларны ячейкадан алырга була.
Корреспонденцияне арендалау срогы тәмамланганчы алу мөмкин, аннары тагын 30 көн буена ул почта бүлекчәсендә сакланачак.