☘Минзәлә районы территориясендә 11,2 гектарга якын борщевик үсентеләре теркәлгән.

2025 елның 29 июне, якшәмбе

 📍Бу Урыс авыл җирлегенең Урыс һәм Тулыбай торак пунктлары җирләре. Борщевикның үсү учаклары үтеп керү кыен булган урыннарда-инеш буендагы чокырларда ята. Көрәшнең 2 төре алып барыла: химик метод һәм чаптыру.

Эшкәртүгә бюджеттан акча бүлеп бирелә.

❗Исегезгә төшерәбез, Сосновский борщевигы-куркыныч үсемлек. Аның суы тирегә эләккәндә көчле пешүләр китереп чыгара. Борщевик кешегә генә түгел, тулаем табигатькә дә зыян китерә, тиз үсә һәм табигый экосистемаларны җимерә.

Эссе кояшлы көннәрдә борщевикның эфир майлары аеруча куркыныч.

Борщевик парларын сулау көчле баш авыртуы, күңел болгану, баш әйләнү китереп чыгарырга сәләтле.

 

❌Зинһар, сак булыгыз һәм әлеге Үсемлек белән элемтәгә кермәгез. Әгәр дә сездә аның үсү урыннары турында мәгълүмат бар икән, бу хакта хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International