2025 елның 1 июленнән 8 июленә кадәр Татарстан Республикасында «Гаилә атналыгы»уза.
Ул ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана.
Татарстан-ныклы, бәхетле гаиләләр территориясе. Республикада Гаилә, аналар, аталар һәм балачак темаларына, традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, буыннар дәвамчанлыгына, күп балалы гаиләләргә, Күп буынлы гаиләләргә, һөнәри династияләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.
«Гаилә атнасы» кысаларында бөтен республика буенча 600дән артык чара узачак. Алар-ачык мәйданчыклардагы концертлар, мастер-класслар, күргәзмәләр, викториналар, турнирлар, балалар рәсемнәре конкурслары, кино күрсәтүләр, театр куелышлары, спорт ярышлары, гаилә темасына тематик лекцияләр циклы, әдәби кичәләр, иҗади остаханәләр.
🧸ЗАГС бүлекләре мәйданчыкларында тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру, тантаналы исем кушу, юбилярларның гаиләләрен котлау, никахларны теркәү, «мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медальләре тапшыру булачак.