Минзәләлеләр Карл Маркс урамын төзекләндерү өчен 2026 елда сайлаганнар.

2025 елның 27 июне, җомга

Ике ай дәвамында республика халкы 2026 елда нинди парклар, скверлар һәм ишегалды территорияләре яңартылачагын билгеләде. Республика сораштыруында 416 357 кеше катнашты. 

Минзәлә районында яшәүчеләрнең күпчелеге Карл Маркс урамын төзекләндерү өчен тавыш бирде (3 чират) — 1507 тавыш.

Үрдәк күле өчен — 555, Җиңү паркы өчен — 359, «Кучканка» буасы өчен — 228, «Нефтяник» скверы өчен (Төзүчеләр ур.) - 177 кеше тавыш бирде. Һәм 94 кеше үз варианты өчен тавыш бирде.

Тавыш бирү «уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»Федераль проекты кысаларында узды. Татарстанда мондый сораштырулар инде сигезенче ел рәттән үткәрелә, бу халыкка шәһәр мохите үсешенә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International