Җенси тәрбия мәсьәләләренә, шулай ук цифрлы технологияләрнең балаларның психологик халәтенә йогынтысына аерым игътибар бирелде.
Район прокуроры Ринат Калаков комиссия эшчәнлегенә бәя бирде һәм балигъ булмаганнар катнашындагы хәлләрне булдырмауга юнәлдерелгән профилактик эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.
Утырышка экспертлар сыйфатында Минзәлә үзәк хастаханәсе психологы Гөлназ Шәрәпова һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Динә Елизарова чакырылган иде.
Комиссия рәисе Эля Бикеева фикер алышуга йомгак ясады һәм киләчәккә өстенлекле бурычлар билгеләде.

