«Полянка» балаларны савыктыру лагеренда спорт бәйрәме узды.

2025 елның 27 июне, җомга

Яшь спортчылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруда зур энтузиазм белән катнаштылар.

Бәйрәмдәге Атмосфера җылы һәм уңай булды. Укучылар дәртләнеп көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр, күнегүләр ясадылар: отжимание, гимнастика эскәмиясендә иелү һәм озынлыкка сикерү.

Чараны оештыручылар балаларга үз сәламәтлекләрен кайгыртуның һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген искә төшерделәр. Чөнки спорт – ул көч һәм чыдамлык кына түгел, ә яхшы кәеф, күтәренке рух һәм үз-үзеңә ышаныч та ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International