Ирина Стоногина һәм Люция Муллагалиевага Минзәлә районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Бу атнада Минзәлә районы хакимиятенең утырышлар залында узган киңәшмә Рәхмәт хатлары тапшырудан башланды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары өчен Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Минзәлә районы буенча бүлек начальнигы Ирина Стоногина һәм статистика бүлеге җитәкчесе Люция Муллагалиева билгеләп үтелде. Аларга рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр район башлыгы Айдар Сәлахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International