Аларның күпчелегендә Николай Степанов җитәкләгән төзелеш оешмасы эшчеләре эшли. «Мелиорация» ПМКның үзенчәлеге — суүткәргеч һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау. Башкалар кечерәк объектларда яисә районнан читтә эшләү мөмкинлекләрен эзләделәр.
Быел иң зур объект — мәктәп төзелешен чит подрядчыга тапшырганнан соң да, район оешмаларының тагын эшлисе эшләре бар әле.
Бер 27 фатирлы йорт тора. Анда Бизяновлар фирмасы эшләячәк.
Район башлыгы Айдар Сәлахов район объектларындагы эшләрнең барышын даими контрольдә тота. Проблемалар туа башласа, республика дәрәҗәсендә хәл итәргә тотыналар. Якындагы елларда проектларның дәвам ителергә тиешлегенә басым ясый. Бигрәк тә хастаханәне һәм Карл Маркс урамын төзекләндерү игътибар үзәгендә.

