Чара Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган иде.
КЦСОН белгечләре Ога Бывальцева һәм Ольга Газетдинова мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр, аның барышында наркотикларның кеше организмына һәм тормышына җимергеч йогынтысы турында җентекләп сөйләделәр. Юридик нәтиҗәләргә аерым игътибар бирелде, атап әйткәндә, наркотик матдәләрне әзерләгән, саклаган һәм тараткан өчен законда каралган җәзага.
Очрашуның максаты-яшьләрне уйланылмаган гамәлләрдән кисәтү һәм аларда наркотикларга аңлы рәвештә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.