14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлаулар була.

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Тиешле карарны бүген ТР Дәүләт Советы утырышында кабул иттеләр.

Депутатлар бертавыштан карар проектын кабул итү өчен тавыш бирде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Конституциясе һәм Татарстан Сайлау кодексы буенча республика рәисен сайлау ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Закон нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр йөз көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бу очракта-5 июньнән 15 июньгә кадәр.

Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республика Рәисен, 7,5 меңнән артык җирле үзидарә органнары депутатын һәм ТР Дәүләт Советының бер депутатын сайлаулар узачак.

«Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясендә РФнең Атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде һәм алда торган Татарстан Рәисе сайлауларында катнашыр дип өметләнде. Аның сүзләре залда алкышлар белән үрелеп барды.

Шуны да искәртик: Социаль хезмәткәр көнендә Рөстәм Миңнеханов «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды, анда ул «Ватанны саклаучылар»фонды координаторлары белән очрашты. Җылы әңгәмәдә координаторларның берсе Миңнеханов булачак сайлауларда катнашыр дип өметләнүен белдерде, аны «Татарстанның төп яклаучысы»дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International