95 яшьлек юбилее белән котлауларны хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Галиуллин Муллахәсән Зиннур улы кабул итә.
Мулла Хәсән Зиннур улы 1930 елның 17 июнендә ТАССРның Минзәлә районы Куян авылында туа.
11 яшеннән туган колхозында төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң Кемерово шәһәрендә шахтада эшли. Пенсиягә чыкканчы туган колхозында төрле эштә эшли.
Муллахәсән Зиннур улының бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен»медале белән бүләкләнгән. Өлкән яшьтәге бабайның бер улы, 3 оныгы, 4 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Муллахәсән Зиннурович!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.
