Чисталык урнаштыру акциясендә балалар бакчалары, социаль фонд, үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, «Коммуналь челтәрләр» ААҖ, гимназия, авыл хуҗалыгы техникумы, район үзәк хастаханәсе, драма театры, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнаша.
Бергәләп эшләп, алар пляжны үскән үләннән чистарталар, аны тримерлар белән чабалар һәм чүп-чар җыялар.
Катнашучыларның һәркайсы пляждагы чисталык һәм тәртип — табигать турында гына түгел, ә бирегә ял итәргә килүчеләрнең уңайлылыгы турында да кайгырту икәнен аңлый.